Обелисклар ачылды

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Әтрәкле авыл җирлегенә караган Чупай һәм Филимоновка авылларында да сугышта һәлак булганнар истәлегенә обелисклар ачылды.

Чупай авылында обе­лиск булдыру өчен мон­нан ике ел элек Вита­лий Миңнегулов чыккан булган, халыктан акча җыя башлаганнар иде. Ниһаять акча җыелып беткәч обелиск төзү эшенә алындылар.

Обелискка төзелеш материалларын үз ма­шинасы белән Марсель Ярмиев алып кайтты һәм авыл халкы бергәләп җыелышып обелискны бер атна дигәндә төзеп тә куйдылар. Мәрмәр ташка сугышта катнаш­кан 89 ветеранның исеме язып куелган. Чупай да обелискны 9 май көнне, ә Филимоновкада 7 май көнне ачтылар. Бөек Ва­тан сугышында һәлак бу­лучылар истәлегенә тере чәчәкләр, веноклар сал­дылар. Тик бу авылларда да сугышта катнашкан ветераннарның калма­вы йөрәкне телгәли, ди алар. Заманында яу сөреме кагылмаган гаилә, йорт булмаган бит. Ил иминлеге, дөнья ты­нычлыгы өчен көрәшкән батырларыбыз хакында онытмау, аларга карата ихтирам рухын яшәтү- һәммәбезнең мөкәддәс бурычы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International