Яшьләр властька килә

2015 елның 22 мае, җомга

Минзәләдә партия эчендә алдан яшерен тавыш бирү узды. Праймеризда катнашу өчен Минзәлә шәһәр Советына 24 депутатлыкка кандидат теркәлгән иде. Алар арасында укытучылар, инженерлар, мәктәп директорлары, районның төрле оешма һәм предприятие җитәкчеләре бар.

Сайлаучылар алдында беренче булып район башлыгы Айдар Салахов чыгыш ясады. Ул катнашучыларны узган елда районда башкарылган эшләр белән таныштырды. Шулай ук быел районда тормышка ашырылачак про­граммалар да яңгырады. Депутаталыкка кандидатларның төрле булуы гражданнарда ышаныч та уята, төрле юнәлештәге прблемаларны да кузгата. Әгәр район үзәк хастаханәсенең баш табибы Илдар Мансуров безнең районга яшь белгечләрне җәлеп итәргә планлаштырса, – бу бик мөһим, яшь кандидатлар яшьләр белән эшләүгә, патриотизм, сәламәт буын тәрбияләргә басым ясый. Шу­нысын билгеләп үтәргә кирәк, мондый лозунглар белән чыгыш ясаучылар аз түгел иде. Артур Пакшин, Илфар Са­фиуллин, Рөстәм Ялаев – зур өметләр баглый торган яшь кандидатларның тулы исемлеге түгел әле бу. Күп кенә кандидатлар безнең районда яшәүчеләр, активлар, ини­циативалылар һәм алар шәһәрдә яшәүче гражданнарның проблемаларын ишетеп кенә белмиләр. “Чиста шәһәр” идарәче компаниясе директоры Алексей Вышенский нәкъ шушы хакта үзенең чыгышында әйтте. Алексей Евгеньевич ТКХ өлкәсенә кагылышлы проблемаларны чишүне хәл итәргә инициатива күрсәтергә вәгъдә бирде. Кандидатлар үзләре турында сөйләгәч, эшләре һәм де­путат статусы планнары турында сөйләделәр. Гомумән алганда, бу шәһәрне төзекләндерү, яшьләр белән эшләү, сәламәтлек өлкәсендә үзгәртеп корулар һәм башка үзәккә үткән проблемалар.

Соңыннан 319 сайлаучы яшерен тавыш бирергә мәдәният йорты фойесына юнәлде. Минзәләлеләргә 24 кандидат арасыннан 15ен сайлап алырга кирәк. Де­путатлар саны мандат округлары саныннан артык бу­лырга тиеш түгел. Ә алар безнең шәһәрдә 15. Алдан тавыш бирү процедурасында катнашкан кешеләрнең рейтинг исемлеге партия эчендә яшерен тавыш бирүнең нәтиҗәсе булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International