ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Бикбау мәдәният йортында “Исәнме җәй” дип аталган концерт узды. Ә артистлары – авыл балалары һәм әби-бабайлары янына кунакка кайткан оныклар иде.


15
июль, 2016 ел
җомга

Кичә районыбызда комбайннар парады, ягъни урып-җыюга техникаларның 2016 ел уңышын җыюга әзерлекләрен тикшерү үтте.

Хәерле сәгатьтә игенче!

Район хуҗалыклары арасында быелгы уңышны җыеп алу өчен көрәш башланды. Быелгы уракны иң беренчеләрдән булып “Органик групп  Минзәлә” ҖЧҖнең Мәлкән хуҗалыгы башлап җибәрде. Бу хуҗалык арышны теземнәргә 14 июльдә үк сала башлады.


13
июль, 2016 ел
чәршәмбе

 “Органик групп Минзәлә” ҖЧҖнең Мәлкән хуҗалыгында “Мөгезле эре терлекләрдә туберкулез: профилактикалау һәм диагностикалау алымнары” дигән темага ветеринарларның семинар-киңәшмәсе булып үтте. Анда ветеринария фәннәре докторы, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең вәкиле Рафат Хамзин, ветеринария фәннәре кандидаты, Н.Э. Бауман исемендәге КДВМА Ветеринария берләшмәсе ФГБОУның эпизиотологы, кафедра доценты Данил Мингалеев, Минзәлә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов, “Органик Групп-Минзәлә” агрофирмасы директоры Илфар Халиков, район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Ленар Хәйбуллин, Актаныш, Тукай, Мөслим һәм Минзәлә районнарының ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре һәм аларның белгечләре, агрофирмаларның баш ветеринария белгечләре катнаштылар.


8
июль, 2016 ел
җомга

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы җәйге ялларга китәр алдыннан районның Дружба авылы янындагы су буендагы матур бер урында театрның сабантуен уздырды.


6
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Ай буе уразасын тоткан, иман йортларына барып намазлар укыган, ифтар мәҗлесләрен олылап уздырган, мохтаҗларга фитр сәдакалары биргән, бары изгелекләр гына кылган мөселманнар өчен зур бәйрәм – Ураза бәйрәме бүген. Минзәлә шәһәр мәчетенә иртәнге 7 тулганчы бик күп халык җыелган иде.

Якты уйлар, изге гамәлләр ае булган Рамазан ае төгәлләнеп килә. Быелгы ураза көннәре иң озын вакытка, өстәвенә, аның соңгы көннәре эссе булды. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң, ул ураза тотучыларга мәрхәмәтен салды. Үтә эссе көннәрдән соң һава температурасы төшеп, яңгырлар яуды. Ошбу мөбарәк айда мөэмин-мөселманнар тәүбә кылып, гөнаһлардан арынып, гамәл-гыйбадәттә булырга омтыла. 


1
июль, 2016 ел
җомга

Гимназия хезмәткәрләре бүген авыл эшчәннәренә булышырга барды. Бер автобус тулы педагоглар һәм хезмәткәрләр маллар өчен азык-төлек әзерләү программасында катнашып кайтты.


16
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

16 июньдә Минзәлә картлар һәм гарипләр интернат йортында яшәүчеләр Җиңү паркында булып кайттылар. Җәйге кояшлы көндә әби-бабайлар мини-футбол уйнадылар, тренажерларда  шөгыльләнделәр, шулай ук шашка уенында катнаштылар. Мондый чаралар үткәрү катнашучыларның  сәламәтлекләрен ныгыта, кәефләрен күтәрә.

 

 


6
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Тупач авылында яшь буынга һәм социаль инициативаларны тормышка ашыруда ярдәм итүче “БлагоДарение” хәйрия фонды (учредителе – ТР Дәүләт Советы депутаты, ЗАО “Яран-ойл” директорлар Советы рәисе Ирек Салихов) ярты ел эчендә өр-яңа иҗтимагый үзәк төзеп, сафка бастырды, шул рәвешле тупачлыларга зур бүләк ясады. Үзәкне тантаналы рәвештә ачканнан соң, үзәк артындагы мәйданда гөрләтеп сабантуй узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International