Тупач авылында яшь буынга һәм социаль инициативаларны тормышка ашыруда ярдәм итүче “БлагоДарение” хәйрия фонды (учредителе – ТР Дәүләт Советы депутаты, ЗАО “Яран-ойл” директорлар Советы рәисе Ирек Салихов) ярты ел эчендә өр-яңа иҗтимагый үзәк төзеп, сафка бастырды, шул рәвешле тупачлыларга зур бүләк ясады. Үзәкне тантаналы рәвештә ачканнан соң, үзәк артындагы мәйданда гөрләтеп сабантуй узды.
Татар дөньясын милли бәйрәмебез Сабан туеннан башка күз алдына да китереп булмый.Бүген Урман чишмәсе аланында Минзәлә район Сабантуе булып узды. Минзәлә район Сабантуена килүчеләр арасында Венер Сәлимгәрәев(элеккеге КГБ җитәкчесе, генерал, якташыбыз), Азат Хамаев (Татарстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры), абыйлы-энеле Әхтәм һәм Фоат Яппаровлар,Эдуард Кузнецов, Равил Миңнехуҗин кебек башка дәрәҗәле кунаклар бар иде.
Бэйрәмдә куңелле сюрпризлар да аз булмаячак Cабантуй программысын Данир Сабиров алып барачак. Сабантуй батырына бүләккә тәкә һәм мотоцикл! Сабантуй кичке салют белән тәмамланачак. Бәйрәмгә рәхим итегез!
Районыбызда иң беренче булып татар халык бәйрәме, зур Сабантуй Әтрәкле авылында үтте. Анда район башлыгы Айдар Салахов, аның урынбасары Камил Нәҗмиев һәм башка бик күп кенә рәсми затлар килгән иде.
Быел районыбыз Сабантуйларының тәүгесе Иске Иркәнәш авылында үткәрелде. Милли бәйрәмебез уен-көлке, җыр-бию һәм ярышлар белән үрелеп барды. Кул көрәшендә Фәнүс Исламов, Альвир Даутов, Эльвира Ишембаевага тиңнәр булмады, колгага менүдә исә Рүзәл Гарипов беренчелекне яулады. Ә милли бәйрәмебезнең иң мөһим өлеше булган көрәш бәйгесендә абсолют батыр булып Яр Чаллы шәһәреннән килгән кунак Ранис Гилязетдинов калды.
Тауасты Байлар авыл сабантуена килгән кунак – депутат Эдуард Кузнецов чүлмәк вату уенында катнашты һәм чүлмәктәге 11 мең сум акчаны авыл клубына бүләк итте.
22 майда, РФ Дәүләт Думасына сайлауларда “Бердәм Россия“ партиясеннән катнашачак кандидатларга алдан тавыш бирү көне. Әлеге чара иң лаеклы кандидатларны ачыклау максатыннан үткәрелә.
19 майда Минзәлә картлар һәм гарипләр йортында яшәүче өлкәннәр Җиңү Паркында булып кайттылар. Кояшлы, матур көндә картлар йорты хезмәткәрләре психолог Фәхриева А.А. һәм социаль хезмәткәр Фаттахова Л.З паркта ярышлар, уеннар үткәрделәр. Барысы да бик теләп һәм актив рәвештә ярыш-конкурсларда катнаштылар.
Туган авыл, туган туфрак, кендек каны тамган җир... Кеше өчен иң кадерле, иң изге җирләр. Кеше кайда гына яшәсә дә туган ягын, якыннарын сагынып яши, күңеле белән туганнары янына ашыга. Чөнки туган җир аңа яшәргә көч, тормышка ышаныч бирә. Ә менә туган авылында, туган җирендә “оя” корган – гаилә төзеп яшәгән кеше икеләтә бәхетле. Туган туфрагы аңа яшәргә көч тә, очарга канатлар да бирә.
19 авыл җирлегенең һәркайсында (ә районыбызда 69 авыл бар) мөслимәләр берлегенең сайлап алынган җитәкчеләре һәм баш абыстайлары, Минзәлә шәһәр мәчетенең абыстайлары, мөгаллимәләр, остабикәләр бүген Минзәлә мәчетенә җыелды.
Бу үзенчәлекле оештыру корылтаена иллегә якын хатын-кыз килгән иде. Чараны Тукай һәм Минзәлә районнары имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас ачып җибәрде, имам-хатыйб Рәмзил хәзрәт Коръән укыды.