ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2016 ел
җомга

Татар Мөшегесе урта мәктәбе яңа уку елын капиталь төзекләндерелгән бинада каршы алды. Биредә кыштан алып дәвам иткән капиталь капиталь ремонт тәмамланып, 1 сентябрь көнне  белем йорты тантаналы рәвештә ишекләрен ачты.


31
август, 2016 ел
чәршәмбе

 

Бүген 31 август көнне Минзәлә картлар йортында “Терроризм  һәм экстремизм - җәмгыятькә куркыныч яный”  дигән террорга каршы лекция укылды. Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган  әлеге профилактик лекцияне полиция участковые, сержант Курбанов Ильшат укыды. Терроризм  һәм экстремизмның  җәмгыятькә ничек куркыныч янаганын, экстремаль ситуацияләрдә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатып китте ул. “Бары тик толерантлык һәм үзара ихтирам гына терроризм күренешләрен тамырдан юк итәргә, аны таратучыларны җәмәгатьчелек таянычына ышанычтан мәхрүм итәргә ярдәм итәчәк”-диелде аның чыгышында.

 

Әлеге чарага район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиевтә килгән иде. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова  ачып җибәрде. Алия ханым ярминкәгә килгән халыкны бәйрәм белән тәбрикләде. Аннан соң Камил Нәҗмиев бәйрәмгә килгән халыкны Республика көне һәм ярминкә белән тагы бер кат  котлады. Аннары алар ярминкәне карап чыктылар, аның авыл халкы өчен оештырылуына басым ясадылар. Ярминкәдә   авыл эшмәкәрләре үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Бәйрәм ярминкәсендә нигездә шушы авыл җирлегендә җитештерелгән азык-төлек, кул эшләнмәләре белән сәүдә иттеләр.   Өлгеррәк эшмәкәрләр үз продукцияләрен ике сәгать эчендә сатып та бетерделәр. Биредә сыер ите, суган,аш чөгендере, кишер, бал һәм сөт продукцияләре тәкъдим иттеләр. Иң мөһиме- алар кыйммәт тә түгел иде. Чөнки сатучылар бәясеннән тормадылар, очсызга да сатып җибәрделәр. Авыл мәдәният йорты концерт программасын кызыклы итеп төзегән иде. “Ак калфак” ансамбле, һәм башка үзешчән артистларның чыгышын ярминкәгә  чыккан кешеләр алкышларга күмделәр.

 


30
август, 2016 ел
сишәмбе

Районыбызда аеруча югары күрсәткечләргә ирешкән  комбайнчыларга, район башлыгының акчалата бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары   тапшыру матур традициягә әйләнде.

Бу юлы әлеге бүләккә районда план буенча йөкләмәләрен икенче тапкыр үтәгән комбайнчыларны “Органик групп-Минзәлә” агрофирмасының  Якты юл хуҗалыгыннан  башланды.  Монда  Артур Петров бүләкләнде. Ә инде агрофирманың җитәкчесе Илфар Халиков 55 яшен басуда каршылаган комбайнчы Рәвис Сабировка агрофирманың  Рәхмәт хатын тапшырды.


24
август, 2016 ел
чәршәмбе

“Дәүләтов” КФХсы өчен бу көннәрдә кызу урак өсте. Булдыклы фермер Нәсим Германиядә җитештерелгән “Гримме” маркалы  бәрәңге, чөгендер, суган һәм кишер алу өчен комбайнны 32 миллион сумга сатып алып кайткан иде. Август башында аны дилерлар килеп эшләтеп, көйләп басуда суган, бәрәңге алып карадылар. Бу комбайн бик җитештерүчәнле, заманча җиһазландырылган,  аның белән көне-төне эшләргә була. Комбайн көнгә 10 гектарда бәрәңге алырга сәләтле.

 23 август көнне Минзәлә картлар һәм гарипләр йортында яшелчә һәм җиләк җимешләрдән күргәзмә оештырылды. Әлеге күргәзмәдә интернат хезмәткәрләре һәм әби-бабайлар үз иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Алмалардан ясалган ташбака, киви, банан,әфлисуннан иҗат ителгән тәвә кошы,  кабак, кишердәш ясалган курчак һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Һәрбер катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

 

 


22
август, 2016 ел
дүшәмбе

Районда план буенча йөкләмәләрен үтәгән комбайнчыларны “Мензелинские зори” агрофирмасының  Калморза хуҗалыгыннан  башланды.  Монда Дамир Гардисламов, Рунар Садриев,Рафис Бәдриев, Динар Муллин, Наил Дәүләтгәрәев бүләкләнде.  

 

 


18
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Барлыгы 45900 гектар мәйданнан 123930 тонна ашлык суктырып алынган.   Һәр гектардан алынган уртача уңыш 27 центнер тәшкил итә.   

7 мең тонна салам төргәкләргә төрелгән. Урып-җыю, терлек азыгы әзерләү, көзге чәчүне дә берьюлы алып барырга кирәк.  Районда план буенча барлыгы16308 гектарда көзге чәчү планлаштырыла, арыш чәчү дәвам итә, барлыгы 2400гектарда арыш чәчелде. Чәчелгән арышның 800 гектары пар җирләренә чәчелгән. Чәчүдә бүгенге көндә 11 агрегат эшли. Игеннәре җыеп алынган басуларда туфрак эшкәртү дәвам итә, бу эш 17800 гектарда башкарылды.Туфракны төп эшкәртүдә 14 агрегат хезмәт куя.


16
август, 2016 ел
сишәмбе

Иркәнәш, Яту, Тегермәнче авыл клублары хезмәткәрләре һәм үзэшчәннәре Иркәнәш басуларында эшләрен инде төгәлләп килүче “Мензелинские зори” агрофирмасы кыр хезмәтчәннәре алдында концерт күрсәтеп алдылар. Концертны Эльмира Галимова (Иркәнәш), Илүзә Камалова (Яту) һәм Алсу Гильфанова (Тегермәнче) оештырды. Җыр-биюләр, нәфис сүз һәм шигырьләр игенчеләрнең күңеленә хуш килде, артистларның һәр чыгышын алар алкышларга күмделәр.


13
август, 2016 ел
шимбә

Балаларның җәйге каникулы җитсә, шәһәребезнең мәчете тагын да җанланып китә. Күп булмаса да, икенче ел рәттән мәчет каршында кечкенә майлайлар һәм кызлар өчен ял оештырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International