ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Кадрәк авыл җирлегендә 180нән артык өлкән кеше исәпләнә, алар өчен авыл мәдәният йортында Символ Гайнетдин һәм Лениза Заманова эчтәлекле зур кичә уздырдылар.

Соңыннан авыл кешеләре мул аш табынында сыйландылар.

Зәй район башлыгы Разиф Кәримов инициативасы ярдәмендә Бикбау авылы кешеләренә кичә 2тонна 700 килограмм шикәр комы кайтарып ярминкә оештырды.

Шикәр комын авыл халкы 40 минут эчендә сатып алып бетерде, чөнки аның бер килосы 43 сум гына иде. Алдагы атнада да Разиф Галиевич авылдашларына тагын шундый ук күләмдә шикәр комы җибәрергә вәгъдә биргән.

Шәхси эшмәкәр Алмазия Мәрдамшина авылдашлары өчен бүген зур ярминкә оештырды.

 Ул авылдашларына югары сортлы он, көрпә, көнбагыш мае һәм башка кирәк яракны очсыз бәядән генә алып килеп сатты.


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Халыкарар өлкәннәр көненә багышланган ярминкәгә товар алып чыккан һәркем үз товарын сатты. Ярминкә көне яңгырлы булса да халык бик күп килде ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе маркетинг һәм җитештерү бүлеге начальнигы Нурлыгаян Нәбиев.


30
сентябрь, 2016 ел
җомга

Казан шәһәренең “Корстон” күңел ачу комплексында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме якынлашу уңаеннан уздырыла торган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм  Миңнеханов исеменнән кабул итү тантанасы үтте.

Бәйрәм чарасында Әтрәкле авылы турында 7 минутлык видеофильм күрсәтелде. Әлеге фильмнең төп герое-районыбызның Әтрәкле авылында яшәүче хезмәт ветераны, гомере буе колхозда комбайнчы булып эшләгән Мәксүд Шигабиев. Фильмда аның бөтен гомере ашлык басуларында узуы, иртә таңнан чыгып китеп, караңгы төшкәч кенә  башы түшәккә тиюе турында уйланулар тасвирланды. Фильмда аның артыннан киткән уллары Ришат, Айрат, Илфат чагылыш таба.


28
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Районыбыз җирлегендә эчкечелек аркасында эшләнгән җинаятьләр 30 процентка арткан.

Шулай ук элек хөкем ителгәннәр тарафыннан кылынган җинаятьләр саны артуга бара.  Районыбыз оешмаларында республика юстиция министрлыгының күчмә тикшерүләре башланды. Бу республика комиссиясе тикшеренүләре 4 елга бер мәртәбә үткәрелә. Аның эшендә эш төркеменең җитәкчесе, юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибятов , район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев,төрле министрлыкларның вәкилләре катнаша. Алар башта район администрациясенең утырышлар залында районыбыздагы оешмалар,хокук саклау органнары, социаль юнәлештәге иҗтимагый оешма җитәкчеләре, халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча дәүләт учреҗдениеләренең, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә  ДОСААФ, Форпост җитәкчеләре белән очрашып сөйләштеләр.

Алар алдында чыгыш ясаган Мөхәррәм Ибятов гадәттәгечә, район хакимияте алдында куелган бурычларны үтәү буенча эш планын җиткерде. Милләтара һәм динара татулык районыбызның һәм республикабызның өстенлеге булуын, милли мәгарифне саклау, милләтләр бердәмлеген ныгыту, ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүнең мөһимлеге дә ассызыклап үтелде. Социаль юнәлештәге иҗтимагый оешмалар, халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча дәүләт учреҗдениеләренең, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә ДОСААФ, Форпост, мәктәп укучыларының  һәм яшь армиячеләр иҗтимагый хәрәкәтләре мөмкинлекләрен тулырак файдалану, наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту,җинаятьчелекне киметү, эчкечелекне авызлыклау, профилактика һәм башка мәсьәләләр күз уңыннан ычкынмаска тиеш. Ул бу комиссия белән кулга-кул тотынып, аңлашып, тыгыз бәйләнештә, ярдәмләшеп эшләргә кирәклеген дә билгеләп


27
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Спектакльдә район башлыклары, хуҗалык рәисләренең тормышы сурәтләнә.

Күптән килгән традиция буенча, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Өлкәннәр көне уңаеннан 7 октябрьдә 10:00 сәгатьтә “Кирәкле кишер яфрагы” сатирик комедиясен хәйрия спектакле буларак күрсәтәчәк.


9
сентябрь, 2016 ел
җомга

Татарстанның гаҗәеп гүзәл почмагына урнашкан Минзәлә – талантларга бай төбәк. Республикабызның мәдәни тормышында да алар алгы сафта. С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үзе генә дә ни тора!


Данлы юл узган коллектив быел 80 еллыгын бәйрәм итә. Ә әлеге театр сәхнәсенә 40 елга якын гомерен багышлаган, Татарстанның халык артисты, Дамир Сираҗиев һәм Сабир Өметбаев исемендәге премияләр лауреаты Рәзилә Муллина 60 яшьлеген билгеләп узарга җыена. Бүген аның гомер бәйрәме. Рәзилә ханым каләм тибрәтә. Сәхнәдәш дуслары, театр тормышындагы гыйбрәтле вакыйгаларны кәгазь битенә төшерергә дә вакыт таба. Бәлкем, якын көннәрдә безгә  аның истәлекләр тупланган китабын да күрергә насыйп булыр...


6
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Мөселманнар өчен иң зур бәйрәм – Корбан бәйрәме якынлашкан көннәрдә тирә-юнебезне җыештырып алу, чистарту буенча өмәләр үткәрү бер дә зыян итмәс иде, ди Аю авыл җирлеге башлыгы Нурһади Гыйльфанов. Шуны күздә тотып, 10 сентябрь көнне 8.00 сәгатьтә Аю авылындагы зиратны чистарту буенча өмә була. Үзең белән эш кораллары да алып килергә онытмагыз, дип искәртә өмәне оештыручылар.


5
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстаныбызның барлык районнарында да “Бердәм Россия” фиркасенең мобиль җәмәгат кабул итү пунктлары эшләүләрен дәвам итәләр. Алар августның 11ендә районыбызның Урыс , Тауасты Байлар авыл җирлегендә һәм шәһәребезнең Октябрь мәйданында халыкның мөрәҗәгатьләрен кабул иттеләр. Бу проект фирканең сайлау алды агитация программасы кысаларында ашырыла.Бүген  шәһәребезнең “Юность” боз сарае мәйданына иртәнге сигез тула 15 минутта килеп җиткән иде. Алар шушы 2 сәгатькә якын эчендә 10 кешедән мөрәҗәгать кабул иттеләр. Аннары мобиль җәмәгать кабул итү пункты районыбызның Николаевка һәм Кадрәк авылында булды. Аның җитәкчесе Александр Паймухин( хокук сораулары буенча баш белгеч) халык белән аралашты. Аның командасы шәһәр һәм авыл халкының наказларын бланкларда язып алдылар, кайсы бер авыл кешеләре бланкларны үзләре тутыручыларда булды.  Әлеге наказларны алар яңадан Россия Федерациясе Дәүләт Думасына   депутатлыкка кандидатларга тапшырачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International