Терроризм белән көрәштә теләктәшлек көненә багышланган "Чит кайгы булмый" баш астында тематик линейка.
3 сентябрьдә, 16.00 сәгатьтә, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе урнашкан бинада (Минзәлә шәһәре, Ленин ур., 80 нче йорт) Ата-аналары алимент түләүдән читләшүче балигъ булмаган балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча бердәм кабул итү көне уздырылачак.
Әлеге мәсьәлә актуаль булган гаиләләрне чакырабыз.
Федераль кадастр палатасы Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан мәгълүматлар бирү буенча сервисны рәсми рәвештә җибәрде. Хәзер закон нигезендә ведомство күчемсез милек объектлары турында мәгълүматларны өч тәүлек дәвамында бирергә тиеш.
Бу көнне Россия Бесланга террористик һөҗүм корбаннарын искә ала һәм күпмилләтле халкыбыз кайчан да булса дучар ителгән террористик агрессия корбаннары истәлегенә башларын ия.
Бүген бөтен ил Белем көнен билгеләп үтә. М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте яңа уку елына 150 беренче курс студентын һәм гимназия 7 сыйныфына 15 укучыны кабул итте.
4 сентябрьдә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы вәкилләре «игелекле эшләр көне» хәйрия фонды белән берлектә гражданнар өчен хокукларны теркәү һәм кадастр исәбе буенча консультация үткәрәчәкләр.
"Бердәм Россия" сәяси партиясенең чираттагы күчмә кабул итү пункты 1 сентябрьдә Урыс, Тауасты Байлар, Юртау авыл клублары янәшәсендә эшләде.
Бүген, Юртау бистәсендә, "Барлык буын Ватанны саклаучыларга" исемле обелиск ачу тантанасы узды.
Тантаналы линейкага дулкынланган ата-аналар һәм елмаючы укытучылар, шт күңелле укучылар һәм кадерле кунаклар килгән иде.
2 сентябрьдә "Демография" илкүләм проектының "Өлкән буын" Федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Минзәлә районында 65 яшьтән югары 11 өлкән гражданнарны мөмкинлекләре чикләнгән пассажирларны йөртү өчен махсус транспортта хастаханәгә китерделәр.