"Бердәм Россия" сәяси партиясенең чираттагы күчмә кабул итү пункты 1 сентябрьдә Урыс, Тауасты Байлар, Юртау авыл клублары янәшәсендә эшләде. Шул рәвешле, әлеге җирлекләр халкына "Бердәм Россия" сәяси партиясеннән VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатларның аларны борчыган сорауларына һәм теләкләре буенча үз фикерләрен белдерергә, үз идеяләрен һәм тәкъдимнәрен әйтергәмөмкинлек тудырылды.
Шәхсән аларны гына түгел, җирлек халкын борчыган мәсьәләләр буенча үтенечләрен Урыс авылыннан - 6, Тауасты Байлардан - 10, Юртаудан 8 кеше калдырды, барлыгы 35 үтенеч керде. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең чираттагы кабул итү пунктында халыкның мөрәҗәгатьләрен әлеге партиянең волонтерлары җыйды.
Әлеге үтенечләр ТРның "Минем депутат" Бердәм Россия онлайн-платформасында җыела. Әлеге сервис аша һәркем теләсә кайсы кандидатка үтенечен белдерә ала, партия программасына тәкъдимнәр кертә ала. Бу һәр кандидатның шәхси җаваплылыгы астында халык белән эшне тизәйтергә һәм камилләштерергә мөмкинлек бирә.