Юртау бистәсендә "Барлык буын Ватанны яклаучыларга" исемле яңа обелиск ачылды.

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Бүген, Юртау бистәсендә, "Барлык буын Ватанны саклаучыларга" исемле обелиск ачу тантанасы узды.

Чарада авыл халкы һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Җирлек башлыгы Ирек Кадыйров җыелган халыкка сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Митинглар һәм венок салу тантаналары Юртау авылында хәрби данны зурлау традициясенә әвереләчәк.  Шулай ук ул "Авангард" ҖЧҖ җитәкчесе Чулпан Сухачевага профессионализм һәм обелиск төзүдә җаваплылык өчен Рәхмәт хаты тапшырды, авыл халкына үзара салым акчалары өчен рәхмәт белдерде. Әлеге обелиск 2018 елдагы үзара салым программасы буенча җыелган акчаларга төзелде. Чара чәчәкләр салу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International