ТР буенча Кадастр палатасы: Россиядә күчемсез милеккә бердәм дәүләт реестрыннан мәгълүматлар бирү онлайн-сервисы җибәрелгән.

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Федераль кадастр палатасы Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан мәгълүматлар бирү буенча сервисны рәсми рәвештә җибәрде. Хәзер закон нигезендә ведомство күчемсез милек объектлары турында мәгълүматларны өч тәүлек дәвамында бирергә тиеш. Сервис мәгълүматлар бирү вакытын берничә минутка кадәр кыскарту мөмкинлеге бирде.

spv.kadastr.ru  сервисының төп үзенчәлеге мәгълүматлар тапшыруның оперативлыгы һәм файдалануның уңайлы булуы. Пилот режимында сервис 51 төбәктәге күчемсез милек объектлары өчен эшли башлады.

Яңа платформа запросларны тапшыру ысулын сизелерлек гадиләштерә һәм мәгълүматлар кертүне минимальләштерә.

РФнең икътисадый үсеш министры урынбасары - Росреестр җитәкчесе Виктория Абрамченко:  «Ведомство электрон рәвештә дәүләт хезмәтләрен күрсәтү буенча лидерлык позицияләрен стабиль тота. Узган елда барлык хезмәтләрнең 65%ы "цифрда" күрсәтелгән.   Шул ук вакытта технологияләр динамик рәвештә үсештә һәм күп кенә карарлар искергән. Безнең бурыч - гарызнамә тапшыручыларга онлайн-режимда мәгълүмат алу мөмкинлеге бирүче, интуитив аңлашылучы, тиз һәм куркынычсыз сервислар бирү".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International