"Чит кайгы булмый"

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

3 сентябрьдә Россия Терроризм белән көрәштә теләктәшлек көнен билгеләп үтә. Бу көн 2004 елның 1-3 сентябрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышлап уздырыла. Ул чагында үзенең  кансызлыгы, рәхимсезлеге буенча бернәрсә белән дә чагыштырып булмый торган террористик акт нәтиҗәсендә 300 дән артык кеше - башлыча балалар һәм хатын-кызлар һәлак булды. Бесландагы вакыйгалар – Россия  һәм башка дәүләтләр халкы өчен гомуми фаҗига.

3 сентябрь – барлык теракт корбаннары, шулай ук коткару операцияләре барышында үз бурычларын үтәгәндә һәлак булучыларны искә алу көне. 

Бу көнне көллияттә белем алучылар өчен яь буынга Буденновск, Беслан, Преовмайск, Волгоград һәм башка шәһәрләрдә булган террористик актлар турында яшь буынга искә төшерүче "Чит кайгы булмый" баш астында тематик линейка узды. Дөрестән дә, чит кайгы булмый, һәм ул кайгыра белүче һәр кеше йөрәгендә авырту белән искә алына.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International