Минзәлә районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан социаль хезмәтләр алучыларга туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар. Максаты - социаль активлыкны арттыру, өлкән гражданнарның коммуникатив ихтыяҗларын канәгатьләндерү, яңа кызыксынулар уяту.
Имин булмаган метеорологик күренешләр:
7 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көнбатыштан кискен җил булуы көтелә: төнлә 15-20 м/с, көндез 17-22 м/с кадәр (Казанда 15-20 м/с).
Татарстанның азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате базарындагы вәзгыять турында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Соңгы араларда интернет–ресурсларда иминият булмаган чорларның хезмәт стажына кертелмәве хакында дөрес түгел мәгълүмат таратылуга җавап йөзеннән Татарстан республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе гражданнарның игътибарын тубәндәгеләргә юнәлтә: гамәлдәге законнар җыелмасы буенча яшь ярымга кадәрге бала тәрбияләгән, хәрби хезмәттә булган, инвалид бала яисә балачактан 1 төркем инвалидны, 80 яшьтән өлкәнрәк әби-бабайларны караган еллар, гражданинның бу чорда эшләмәвенә карамастан, иминият стажына кертелә.
Имин булмаган метеорологик күренешләр: 6 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көньяк-көнбатыштан көчле җил - 15-20 м/с.
Казан Федераль университеты үзенең 215 еллыгын бәйрәм итүне күләмле агарту акциясе белән башлап җибәрә.
Һәр кеше, һәр гаилә үз бәйрәмнәрен үзенчә уздыра.
Узган ялларда безнең районда: Минзәлә шәһәрендә, Тулбай, Тауасты Байлар, Наратлы Кичү авылларында ТНВ каналының төшерү төркеме булып китте.
Имин булмаган метеорологик күренешләр: 5 ноябрьдә Татарстан республикасы территориясендә урыны белән:
- төнлә һәм көндез секундына 15-20 метр тизлектә көньяк-көнбатыштан (Казанда 15-18 м/с) кискен җил, төнлә - бозлавык.
Хөрмәтле минзәләлеләр һәм районыбыз кунаклары!