Түбән Тәкермән авылында - каз өмәсе бәйрәме.

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Бүген Түбән Тәкермән авылының Вәлиевлар гаиләсендә туганнары, дуслары, авылдашлары җыелды. Күнегелгән традиция буенча каз өмәсе бәйрәме киң колач белән узды. Бу 4 ноябрь көненә туры килде.

Ришат һәм Гөлнара бәйрәмгә иртән иртүк әзерләнә башладылар. Кечкенә кызлары Динә һәм Зилә дә күңелле мәшәкатьләрдән читта калмады. Бәйрәмгә күп кеше җыелды. 35 казны йолкыйсы бар бит!

Эш бөтенесенә дә җитте, берәү дә читта калмады. Кемдер су кайнатты, кемдер казларны йолкыды. Ә иң күңеллесе каз түшкәләрен кечкенә елгада чайкаганнан соң һәркем чәй табыны артында сыйланды.  Бу көнне Ришат белән гөлнараның кәефләре күтәренке булды. алар әти-әниләренә сәламәтлек, балаларына уңышлар һәм бәхет теләде. Барысы да алдагы елларда да менә шулай каз өмәсенә җыелырга язсын дигән теләк белән өйләренә таралышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International