Хөрмәтле минзәләлеләр һәм районыбыз кунаклары! Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм.
Бу бәйрәмнәр тирән рухи һәм тарихи тамырларга ия. Алар милләткә, дингә, социаль статуска, яшькә карамыйча киң илебезнең халыклар бердәмлеген, гражданнар бердәмлеген символлаштыра.
Ике бәйрәм дә безнең өчен кадерле - бу илебезне һәм республикабызны торгызуда тарихның истәлеге.
Иң җылы котлауларны кабул итеп алыгыз, сәламәтлек, бәхет һәм яхшыга ышаныч телим. Һәр йортта, һәр гаиләдә тынычлык хакимлек итсен, иминлек һәм шатлык булсын.
Айдар Сәлахов,
Минзәлә муниципаль районы башлыгы