Татарстанның азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате базарындагы вәзгыять турында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Утырышны барлык районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин.
Бүгенге көндә республика үз җитештерүе хисабына үзен төп төрдәге азык-төлек белән тәэмин итә. Азык-төлек продуктларын куллануның рациональ нормалары рекомендацияләреннән чыгып, ит, сөт, йомырка һәм икмәк буенча тәэмин ителеш 100%тан артык, шикәр һәм бәрәңге - 300%тан артык, ә үсемлек мае буенча тәэмин ителеш нормадан 6 тапкырдан артыграк.
Бүген Татарстанда 1 меңгә якын азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиесе бар. Агымдагы елның 9 ае буенча азык-төлек продуктлары җитештерүнең артуы 2018 елның шушы чорына караганда 6%ка якын.
Иң зур үсеш эшкәртелгән һәм консервланган балык буенча — 47%, ярма — 39%, ачы сөт продуктлары — 23%, атланмай — 20% һәм ит буенча — 15%.
"Казан" агропромбанкында авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү үсеш ала. Гомуми мәйданы 7,3 мең кв.м булган производство зонасы айга 650 тоннадан артык әзер продукция җитештерү күләме белән 22 эшкәртү цехы белән күрсәтелгән.
Продукцияләр ассортименты 800 дән артык аталышта.
Узган елның декабрендә эксплуатациягә бирелгән "Заинский" агропаркында түбәндәге продукцияләрне эшкәртү буенча 3 цех эшли: ит - тәүлеккә 2,5 тонна егәрлек белән, яшелчә - тәүлеккә 2 тонна һәм ярма һәм сибелүчән продуктлар - тәүлеккә 5 тонна. Мәйданчыкта барлыгы 28 төр продукция җитештерелә. Агымдагы елның 9 аенда агропаркның табышы 18,8 млн. сум.
Марат Җәбаров әйтүенчә, Татарстан Идел буе федераль окргуында кайбер азык-төлек товарларына түбән бәя дәрәҗәсе буенча алдынгы позицияләрдә бара: беренче урын - атланмай, сөт өсте, он, карабодай ярмасы; икенче урында - сыер ите, пастеризацияләнгән сөт, сыр; өченче урын - кишер.
Туклану продуктларының шартлы җыелмасы сентябрь аенда 3466 сум тәшкил итә..