Минзәлә районын ТНВ телеканалында "Татарлар" программасында күрсәтәчәкләр

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Узган ялларда безнең районда: Минзәлә шәһәрендә, Тулбай, Тауасты Байлар, Наратлы Кичү авылларында ТНВ каналының төшерү төркеме булып китте.

Республика каналының тележурналистлары быел "Демография" илкүләм проекты кысаларында "Балачак" балалар бакчасында, шулай ук Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә булдылар. Авылларга килгәндә, алар Тулбай авылы тормышы, шулай ук биредә урнашкан уңышлы эшләүче "Заһиве" КФХсы белән таныштылар.

Тауасты Байлар авылында журналистлар авыл мәдәният йортында булдылар, холлда оештырылган кул эшләнмәләре күргәзмәсен карадылар, "Ядкәр" ансамбле чыгышын карадылар, авыл музее белән таныштылар.

Танылган балта остасы Хәмит ага Гыйльфанов һәм иске сәгатьләрне коллекцияләүче Наил Шәйхетдиновта кунакта булдылар. Наратлы Кичүдә  картина галереясе ачылышын карадылар.

 

Төркемне озатып йөрүче Минзәлә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева хәбәр итүенчә, безнең район турында сюжетны берничә тапшыруда өзекләп күрсәтәчәкләр.

Наратлы Кичү авылында картина галереясе ачылу турында сюжетны бүген үк ТНВ-Планета каналында "Татарлар" программасында 17.30 һәм 20.05 сәгатьләрдә күрсәтәчәкләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International