ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Айрат Хаматов исемендәге бокс мәктәбенең 5 тәрбияләнүчесе Нефтекамск шәһәрендә узган бокс буенча Бөтенроссия турнирында катнаштылар - турнирга Россиянең 6 төбәгеннән көчле боксчылар килгән иде.

 

11 ноябрьдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә "Күңелле светофор" чарасы узды.

 

 

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 1 ноябрьдән Росагролизинг тарафыннан аграрийлар өчен ташламалы лизинг механизмын гамәлгә ашыруга якын килүдә үзгәрешләр хакында хәбәр итә: 2.0 Паркны яңарту программасы ОПТ 2020 дип үзгәртелә.

 

2017 елның апрелендә үк Беренче каналның "Лучше всех" тапшыруында катнашып, Ранил Загриев батутта сикерү буенча иң яхшы күрсәткечкә ирешкән иде.

 

11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

21.11.2011 елдагы "Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм турында"гы №324-ФЗ Федераль законын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Хөкүмәт карары белән билгеләнгән Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне 20 ноябрьдә узачак.

 

Агымдагы елның 1 декабрендә физизк затларның милек салымнарын түләү срогы чыга: 2018 ел өчен җир һәм транспорт салымнары, физик затларның милкенә салымнар.

 

Инвалидлар җәмгыятендә бәйрәмнәр һәм концертлар уздыру яхшы традициягә әверелде.

Казанда "Татарстан Радиосы" 99.2 FM дулкынында тапшыра.

Минзәлә муниципаль районының Татар Мөшегесе авыл мәдәният йорты "Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты" Республика конкурсының  "200 гә кадәр халкы булган торак пунктның авыл клубы" номинациясендә 3 нче урын өчен сертификат белән бүләкләнде.

.

"Россельхозбанк АҖнең Татарстандагы бүлегенең бердәм кредит портфеле агымдагы елның 10 аенда 28,3 млрд сум тәшкил итә.  Шул исәптән, юридик затларның кредит портфеле - 15,7 млрд сум, физик затларның — 12,6 млрд сум.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International