Минзәлә боксчылары Бөтенроссия турнирындагы югары дәрәҗәне расладылар

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Айрат Хаматов исемендәге бокс мәктәбенең 5 тәрбияләнүчесе Нефтекамск шәһәрендә узган бокс буенча Бөтенроссия турнирында катнаштылар - турнирга Россиянең 6 төбәгеннән көчле боксчылар килгән иде.

Бу турнирда Ярослав Ерофеев алтынга ия булды.  Вадим Севрюков, финал алдындагы уеннарда җиңеп җирле боксчы белән көч сынашты. Көндәше аннан күпкә көчлерәк булуына да карамастан, аны 2 тапкыр нокдаунга җибәрде. Җирле хөкемдарларның аерым карары белән җирле спортчыга өстенлек бирделәр.

Вадим әлеге турнирда көмеш призер булды. Илнар Гыймаев, Динар Габдрахманов, Адель Әмәтшин 3 нче урын алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International