Район башлыгы Айдар Салахов эшлекле утырыш уздырды

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Бүген, 11 ноябрьдә, район хакимиятенең утырышлар залында шәһәр һәм район оешма-учреждениеләре, предприятиеләре җитәкчеләре, хакимият бүлекләре начальниклары һәм белгечләре белән утырыш узды.

Утырыш традиция буенча туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне котлаудан башланды. Татар Мөшегесе авыл мәдәният йортын"Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты" Республика конкурсының  "200 гә кадәр халкы булган торак пунктның авыл клубы" номинациясендә 3 нче урын өчен сертификат белән бүләкләнде. 

Район башлыгы айдар Сәлахов утырышта катнашучыларга Татарстан Республикасының Минзәлә район суды рәисе Искәндәр Җәүдәт улы Әхмәтҗановны тәкъдим итте.

Утырышта район өчен мөһим булган кайбер мәсьәләләр тикшерелде. Җаваплы затларга йөкләмәләр бирелде, сроклар билгеләнде.

"Бердәм хисап үзәге - Татэнергосбыт" ҖЧҖ эшчәнлеге турында җитәкче Рамил Шәйсуваров чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International