21.11.2011 елдагы "Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм турында"гы №324-ФЗ Федераль законын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Хөкүмәт карары белән билгеләнгән Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне 20 ноябрьдә узачак.
Бу көнне дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, җирле үзидарә органнары, адвокатлар һәм нотариуслар ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннә мәхрүм калган балалар, аз керемле гаиләләр яисә авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрнең закон белән яклана торган хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хокукый консультация бирәчәкләр.
Болардан тыш Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсе, суд приставлары федераль идарәсе, ПДН, КДН, Эчке эшләр бүлеге, опека һәм попечительлек бүлеге, район башкарма комитетның башка бүлекләре хезмәткәрләре катнашачак.
Чара 20 ноябрьдә, 9.00 сәгатьтә "БЕРДӘМ РОССИЯ" сәяси партиясенең Минзәлә җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә узачак.
Тел. 3-25-06