11 ноябрьдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә Яр Чаллы территориаль идарәсенең Минзәлә районында "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең профилактика бүлекчәсе начальнигы Наталья Железкова катнашында "Күңелле светофор" чарасы узды.
Балалар уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен, юл билгеләрен белүләрен күрсәттеләр. "Юл йөрү кагыйдәләре - Йомры икмәк"не яңача куеп күрсәттеләр.
Ахырда Наталья Юрьевна балаларга чыгышлары өчен рәхмәт белдерде, истәлекле бүләкләр тапшырды.