ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасында суд табигатьне саклау прокуроры таләпләрен хуплады һәм җирле үзидарә органына 18 000 кв.м дан артык мәйданда калдыклар чүплеген ликвидацияләү бурычын куйды.

Шимбә көнне, 16 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казан, Чаллы һәм Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура»сәүдә-ярминкә комплексы) ярминкәләргә арзан бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга чакыра. Шәһәрлеләр ит, казылык продукциясе, төрле сөт, сыр, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярма һәм Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән башка фермер продукциясен сатып ала алачак.

Дәүләт Думасы "Интернет" челтәрендә мәҗбүри телеканалларның бердәм системасын булдыру турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.

 

Урал-Себер бизәкләре үз серләре, ысуллары белән рәссамнар өчен аеруча кызыклы.

 

Дәүләт Думасы беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча 2019 елның федераль бюджетына төзәтмәләрне кабул итте.

14 ноябрьдә авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Иорданиягә эшлекле сәфәр кылды.  Аның барышында ул Иордания Хашимит Корольлегенең планлаштыру һәм халыкара хезмәттәшлек министры Виссам Рабади белән Россия-Иордания Хөкүмәтара комиссиясенең сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлекне үстерү буенча бишенче утырышын уздырды. Шулай ук Иордания Короле Абдалла II һәм Иордания Премьер-министры Омар Ахмад Муниф Аль-Раззаз белән сөйләшүләр алып барды.

 

Билгеле булганча, 1 ноябрьдән физик затлар белән торак бүлмәне , гомуми милеккә хокукка өлеш, шулай ук торак төзелешендә өлешле катнашу килешүе буенча өлешченең таләп итү хокукын залогка биреп физик затлар белән кулланучы заемы килешүләрен төзү тыела.

 

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Минзәлә шәһәренә эш кысаларында Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында булды.


14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Минзәлә муниципаль  районының Хуҗәмәт авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мулланур Асылгәрәй улы Хангәрәев юбилеен билгеләп үтте. Бүген, 14 ноябрьдә, аңа 95 яшь тулды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International