Татарстан Республикасында суд табигатьне саклау прокуроры таләпләрен хуплады һәм җирле үзидарә органына 18 000 кв.м дан артык мәйданда калдыклар чүплеген ликвидацияләү бурычын куйды.

2019 елның 15 ноябре, җомга

Казан районара прокуратурасы җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы законнарның үтәлеше өлкәсендә тикшерү уздырды, аның барышында республиканың Яшел Үзән районында 700 куб.метрдан артык күләмдә төзелеш һәм башка калдыкларны өю факты ачыкланды.

Кимчелекләрне бетерү максатыннан табигатьне саклау прокуроры җирле үзидарә органына кисәтмә кертелде.

Ирекле рәвештә кимчелекләр тиешле срокта бетерелмәү сәбәпле, табигатьне саклау прокуроры судка дәгъва белән мөрәҗәгать итте.

Яшел Үзән шәһәр суды карары белән прокурор таләпләре тулысынча канәгатьләндерелде. Җирле үзидарә органына чүплекне ликвидацияләү бурычы куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International