Минзәлә муниципаль районының Хуҗәмәт авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мулланур Асылгәрәй улы Хангәрәев юбилеен билгеләп үтте. Бүген, 14 ноябрьдә, аңа 95 яшь тулды.
Юбилярны бу истәлекле дата белән котларга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, Хуҗәмәт авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Вильданова килгән иде.
-Сез җиңүчеләр, чын каһарманнар буыны вәкиле. Сезгә сугыш чорының бар михнәтен, ачысын-төчесен татырга, сугыштан соңгы елларда хәрәбәләрне торгызырга туры килгән. Сез чын батыр, без Сезнең белән горурланабыз, - диделәр кунаклар ветеранга.
Алар юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның персональ котлавын, район башлыгы Айдар Салахов исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар, ветеранга сәламәтлек. күңел көрлеге, иминлек теләделәр.
Ветеран кунаклар, якыннары белән хатирәләргә бирелде.
Ахырда кунаклар ветеранга нык сәламәтлек. озын гомер теләделәр.
Мулланур Асылгәрәй улы ТАССРның Минзәлә районы Хуҗәмәт авылында туган. 1941 елның декабрендә фронтка алынган, туган якларына 1945 елда әйләнеп кайткан.
10 нчы гамәлдәге Армиянең Белоруссия фронтында автосанитар ротада хезмәт итә. Фронттан кайткач куйбышев исемендәге колхозда механизатор булып эшләгән. Тормыш иптәше Асия Җәмил кызы белән 4 бала үстергәннәр.