Россия һәм Иордания сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне ныгыталар

2019 елның 15 ноябре, җомга

14 ноябрьдә авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Иорданиягә эшлекле сәфәр кылды.  Аның барышында ул Иордания Хашимит Корольлегенең планлаштыру һәм халыкара хезмәттәшлек министры Виссам Рабади белән Россия-Иордания Хөкүмәтара комиссиясенең сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлекне үстерү буенча бишенче утырышын уздырды. Шулай ук Иордания Короле Абдалла II һәм Иордания Премьер-министры Омар Ахмад Муниф Аль-Раззаз белән сөйләшүләр алып барды.

Россия делегациясенә федераль министрлык һәм ведомстволар, шулай ук дипломатик корпус, эшлекле даирәләр һәм әйдәп баручы коммерциячел оешмалар вәкилләре катнашты.

Дәүләтара комиссия барышында яклар энергетика, гражданлык авиациясе һәм тимер юл транспорты, авыл хуҗалыгы өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International