Урал-Себер бизәкләре үз серләре, ысуллары белән рәссамнар өчен аеруча кызыклы.
Минзәлә муниципаль районында балалар һәм үсмерләр өчен "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр декоратив бизәү буенча дәресләрдә Урал-Себер бизәкләре техникасын өйрәнә, аның килеп чыгышы һәм сурәтләрнең нечкәлекләре турында беләләр.