Кешегә гадәти туклану ризыгы белән бергә рухи азык та кирәк. Мәдәни чаралардан без үзебезгә яхшы кәеф, күңелле уйлар һәм бетмәс- төкәнмәс эмоцияләр җыеп кайтабыз. Район мәдәният йортында март аенда булачак чаралар да язгы яхшы кәефегезгә күңелле штрихлар өстәр дип уйлыйбыз.
Агымдагы елның 5 март көнне Минзәлә районының Югары Тәкермән авыл җирлегендә Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
Районда 18 мәктәп һәм 32 мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениесе эшли.
Ирле-хатынлы Наилә һәм Илдар Тукаевларны “Сөт иле-Чулман” филиалы Тәкермән товарлыклы- сөтчелек фермасында мактап телгә алалар.
Хуҗәмәт ремонт-механика заводы татарча көрәш буенча спортчылар әзерләүдә биш мәйданчыкның берсе булып тора.
7 март көнне шәһәребезнең Октябрь мәйданында Халыккара хатын-кызлар көненә багышланган язның иң беренче ярминкәсе һәм Кыш озату бәйрәме үткәрелә.
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район Мәдәният йортында буласы концерт әнә шулай дип атала.
ТОС җитәкчеләре район мәдәният сарае хезмәткәрләре белән берлектә шәһәребезнең хезмәт ветераннарына багышланган “Хезмәтегез хөрмәткә лаек” баш астында районкүләм бәйрәм оештырды.
Дәүләт җир күзәтчелеге ул – җирләр кулланылышына һәм аларның ни рәвешле сакланышына күзәтчелек итү. Бүгенге көндә мондый күзәтчелек белән өч оешма – Росреестр, Россия табигать күзәтчелеге һәм Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге шөгыльләнә.