Кыш озату бәйрәме

2015 елның 4 марты, чәршәмбе

7 март көнне шәһәребезнең Октябрь мәйданында Халыккара хатын-кызлар көненә багышланган язның иң беренче ярминкәсе һәм Кыш озату бәйрәме үткәрелә.

Ярминкәдә авыл җирлекләре, агрофирмалар һәм аларның хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр үзләре җитештергән продукция белән сәүдә итәчәкләр. Шу­лай ук бу ярминкәдә Чаллы һәм Зәй шәһәрләреннән килгән сәүдәгәрләр дә үзләрендә җитештергән то­варларын сатачаклар. Бу бәйрәмдә урта уку йортла­рында укучыларның концерт программасы һәм төрле уеннар да булачак. Ярминкә иртәнге 8 сәгатьтә баш­ланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International