Районда 18 мәктәп һәм 32 мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениесе эшли.
Район мәгариф бүлеге белгечләре районның мәктәп һәм мәктәпкәчә белем учреждениеләрендә туклану торышын тикшерде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурһади Гыйльфанов, бүлекнең туклану буенча белгече Елена Перевозчикова, әйдәп баручы белгеч Ләйсән Нигъмәтуллина составында уздырылган рейд барышында һәр учреждение җентекләп тикшерелде, булган кимчелекләрне бетерү вакыты билгеләнде.