«Камчатка»да эшләүче Тукаевлар

2015 елның 4 марты, чәршәмбе

Ирле-хатынлы Наилә һәм Илдар Тукаевларны “Сөт иле-Чулман” филиалы Тәкермән товарлыклы- сөтчелек фермасында мактап телгә алалар.

Сөт җитештерү буенча районда алдынгылар сафында барган Тукаевлар эшләгән торак бик матур итеп бизәлгән һәм торакта дәртле музыка уйнап тора. Сыерлар шул музыка (Болгар радиосы) астында балерина сыман биеп катнаш азык катнашмасын рәхәтләнеп ашыйлар. Наилә ханым ире белән бергә 93 баш савым сыерны сава­лар. Биредә һәр сыер тәүлегенә уртача 12 ки­лодан артык сөт бирә. Сыерларның бозаулау чоры тәмамланганнан соң әлеге күрсәткеч тагын да артачак. Терлек азыгы запас белән хәзерләнгән, сыерлар кышкы чорда да мул сөт белән сөендерә, – ди Наилә ханым.

– Өч ел элек тана төркеме җыйган иделәр, 2013 ел азагында алар яңа торакка күчтеләр. Тәкермән фермасында сыер саву буенча аларга тиңнәр юк. Уңыш нигезе – төп бурычларын тел тидергесез башкаруларында. Наиләбез барысына да үрнәк булып тора, фермада иң ерак абзар булганга Камчатка дип атыйбыз, – д и ф илиал җитәкчесе Линар Ахунов.

Наилә һәм Илдар Тукаевлар 1990 елда хуҗалык салып биргән коттеджда торалар, өч бала үстерәләр. Олы улы белән уртанчы кызы Чаллы шәһәрендә яшиләр, ә кече улы Тәкермән мәктәбенең 6 сыйныфында белем ала. Тукаевлар авылда үрнәк гаиләләрдән саналалар. Әле күптән түгел генә узган авыл җыенында әлеге гаиләнең үз эш урыннарын Яңа елга бик матур әзерләгәннәре билгеләп үтелде. Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова махсус бүләк тапшырды.

Дилфас ГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International