Дәүләт җир күзәтчелеге ул – җирләр кулланылышына һәм аларның ни рәвешле сакланышына күзәтчелек итү. Бүгенге көндә мондый күзәтчелек белән өч оешма – Росреестр, Россия табигать күзәтчелеге һәм Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге шөгыльләнә.
Җирләр белән контрольлек итү ике өлештән тора: гражданлык хокуклары объекты буларак җиргә контрольлек итү һәм экологик контрольнең бер өлеше буларак җиргә табигать объекты һәм табигать ресурсы буларак контрольлек итү.
Агымдагы елда, РФ Хөкүмәте карары нигезендә, дәүләт җир күзәтчелегенең яңа кагыйдәсе расланды. Әлеге карар нигезендә кайбер үзгәрешләр кертелде.
Федераль дәүләт теркәү, кадастр һәм картография службасы һәм аның территориаль органнары дәүләт җир күзәтчелеге буенча түбәндәгеләрне тикшерәләр:
А) үз белдекләре белән җир кишәрлекләрен үзләштерүне булдырмауга, РФ закончалыгында рөхсәт ителгән очракта җирләрне документсыз файдалану, хуҗалык эшчәнлеге алып бару, үз белдеклелек белән җир кишәрлеген башка кешегә бирү яки кишәрлекләр белән алмашуга таләпләрне;
Б) юридик затларга җир кишәрлекләре белән даими (бессрочный) куллану хокуын аренда хокукына кабат рәсмиләштерү яки җир кишәрлекләрен хосусый милек итеп рәсмиләштерүгә таләпләрне;
В) җир кишәрлекләрен максатчан куллану турындагы закончалык таләпләрен;
Г) авыл хуҗалыгы производствасы, торак яки башка төзелеш объекты өчен җир кишәрлекләрен мәҗбүри кулланылыш таләпләрен;
Д) дәүләт һәм муниципаль хосусыйлыкта булган җир кишәрлекләрен җирлек идарәләре бүлеп биргәндә җир турындагы закончалыкның таләпләрен;
Е) җирләрне максатчан куллану хәленә китерү бурычларын;
Ж) җир кишәрлекләре чикләрен күрсәтүдә межалау билгеләренең булуына һәм саклануына таләпләр;
З) җир закончалыгы таләпләрен үтәү һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге кимчелекләрне бетерү мәсьәләсе буенча вазифаи затларга Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федераль службасы һәм аның территориаль органнары компетенциясе чикләрендә бирелгән предписаниеләрне тикшерәләр.
Елена КӘЛИМУЛЛИНА,
ТР буенча Росреестр идарәсенең Минзәлә бүлеге начальнигы