Минзәләдә партия эчендә алдан яшерен тавыш бирү узды. Праймеризда катнашу өчен Минзәлә шәһәр Советына 24 депутатлыкка кандидат теркәлгән иде. Алар арасында укытучылар, инженерлар, мәктәп директорлары, районның төрле оешма һәм предприятие җитәкчеләре бар.
Әтрәкле авыл җирлегенә караган Чупай һәм Филимоновка авылларында да сугышта һәлак булганнар истәлегенә обелисклар ачылды.
ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Кама буе территориаль идарәсенең аналитик контроль буенча махсуслашкан инспекциясе Минзәләдәге атмосфера һавасының составын тикшерү максатыннан проба алды. Лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәсендә, зарарлы матдәләрнең тиешле концентрациядән артык булмавы ачыкланды.
Минзәлә районының авыл җирлекләрендә 17 майда узган гражданнарның үзара салым буенча референдум нәтиҗәләре
29 нчы майда медицина ярдәме күрсәтелү һәм аның сыйфатына кагылышлы кагыйдәләрнең ни рәвешле саклануы һәм әлеге мәсьәләлр буенча халыкка хокукый ярдәм күрсәтү масатыннан “кайнар линия” телефоннары ачылачак.