Мәгълүмат бик кирәк

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Матбугат көнен бәйрәм иткән көннәрдә Татарстан журналистлары өчен бик әһәмиятле ике очрашу булды. 19 май көнне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашу гадәттәгечә үтсә, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән аралашу яңа форматта узды.

 Ике очрашуда да җитәкчеләргә дөрес карар кабул итү өчен журналистлардан вакытында объектив мәгълүмат килеп ирешүе мөһим диелде. Фәрит Мөхәммәтшин “ТАТМЕДИА” АҖ эшеннән канәгать булуын белдереп, очрашуда катнашучы район газета­лары мөхәррирләрен, журналистларны дискуссион, аналитик ма­териалларны күбрәк язарга өндәде. Редакцияләр коллективлары кебек ул да почтаның матбугатка яздыруга һәм таратуга булган мөнәсәбәтеннән канәгать булмавын белдерде.

“Пирамида”дагы республика мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфа­ларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов болай диде:

– Мәгълүмәти кыр – безнең эштә бик мөһим элемент. Үзебезнең фикерләрне дөрес итеп сезгә җиткерү безнең өчен мөһим, ә сез аларны республикада яшәүчеләргә җиткерергә тиешсез.

Республика лидерына икътисадка, социаль сәясәткә, авыл хуҗалыгына, спортка, үзенең шәхси тормышына кагылышлы бик күп сораулар бирелде. Ул аларга аңлаешлы һәм тулы җавап кай­тарды.

Очрашуда яңгыраган күп фикерләр газетага материаллар язган­да файдаланылачак әле. Парк һәм скверларның тулы мәгънәсендә ял итү урынына әверелергә тиешлеге, анда инвестицияләр кертеп, бизнес вәкилләрен чакыру, властьның бизнесны үстерүгә ярдәм итәргә мөмкинлекләр табарга тиеш дигән фикерләре игътибар­сыз калмаячак. “Икътисадның катлаулы булуына карамастан, Ре­спубликада тормышка ашырылучы барлык программа һәм прект­лар быел да дәвам итәчәк” – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International