Кемдер табигать кочагына чыгып күңеленә тынычлык таба, ә кайберәүләр исә үз өендә гади генә әйберләрдән табигый эшләнмәләр тудыра. Оста кул Наталья Ризатдинова (Кириллова) ташлардан, бисер һәм сәйләннән агачлар – топиарийлар ясый.
Кичәнең исеме дә яңгырашлы – “Җәннәт әниләрнең аяк астында” дип атала иде. Ул узганындагы кебек, Минзәлә мәчете инициативасы белән берлектә уздырылды. Мөнәҗәт әйтүчеләр – шәһәребез, районыбыз авылларында яшәүчеләр.
Яңа һәм Иске Мәлкән авылларында урамнарның яр ягындагыларында төзелгән йортларның күбесе – нефтьчеләрнеке. Әлмәт якларыннан килеп шушы як табигатенә хозурланып ялларын үткәрергә ярата алар. Бу гына түгел, күпмедер дәрәҗәдә авыл юлларын төзекләндерүгә дә өлеш кертәләр.
Menzela.ru сайтын ешрак керегез, чөнки бәйге барышы хакында алга таба да яктыртып барачакбыз. “Татар кызы–2015” исеменә кайсы уку йорты кызы лаек булыр соң? Моның өчен көрәш бара. Шул ук вакытта үзебезнең урта махсус уку йортларыннан катнашучы кызларыбыз – Регина Гардисламова, Алия Сәрварова, Алия Асылмәрдановалар өчен дә җан атарга һәм редакциянең махсус призына лаек булу өчен тавыш бирергә онытмагыз!
Быелгы Корбан бәйрәменә (намазга) Коноваловка мәчетенә егермедән артык ир-ат килгән.
Бүген Минзәлә педагогия көллияте базасында узган "Татар кызы – 2015" бәйгесенең йомгаклау өлешендә бәйгедә катнашкан 36 кыз арасыннан сайлап алынган иң уңган, иң булган, иң сөйкемле 13 кызы үзара көч сынашты. Финалда аларның татар хатын-кыз киемнәрен ни дәрәҗәдә белүләрен, нәзек итеп камыр җәюләрен һәм токмач кисүләрен тикшерделәр һәм үзешчән сәнгатьтә сынап карадылар. Кызлар һәр сынауда үзләренең уңганлыкларын күрсәттеләр, җиңеп чыгу өчен көчләрен кызганмадылар. Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә билгеләнде.
2014 ел нәтиҗәләре буенча, 1000 кешегә исәпләгәндә Оренбург беренче урында – 317 автомобиль
Аю авылы мәдәният йортында, көзге каникул уңаеннан АЮ, БИКБАУ, КАЛМОРЗА, МӘЛКӘН авыллары укучылары өчен "МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ" уены уздырылды. Уен сораулары төрле фәннәр буенча сайланып алынды һәм шактый авыр иде. Шуңа карамастан, укучылар һәр турда үзләренең белемнәрен күрсәтеп, сүзләрнең җавабын тиз таптылар.
19-20 ноябрьдә Минзәлә педагогия көллиятендә һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасында "Татар кызы-2015" республика бәйгесе үткәрелә.
Агымдагы елның 15 ноябрендә район ветераны Зарипова Фаузия Шәех кызы юбилеен билгеләп үтте.