Аю җирлегендә үзара салымны районда беренче булып җыеп бетерүләре хакында язган идек инде.
Замана сулышын тоеп, хезмәттән тәм табып, яшәешнең ямен тоеп яшәүчеләр җитәрлек әле бездә. Шуларның берсе Флүсә Сәйфиева.
Безнең районда да “Татарстан Республикасы тыл батырлары”
дигән Хәтер китабы чыгаруга әзерлек эшләре бара. Моның
өчен Бөек Ватан сугышы тыл батырлары исемлеген әзерләү
буенча эшче комиссия төзелде.
Районыбызда яшәүче өлкән
буын вәкилләре – сугыш, тыл
һәм хезмәт ветераннарын
юбилейлары белән
котлыйбыз.
Минзәлә муниципаль районы мәгариф бүлеге, мәдәният
бүлеге планы нигезендә, шәһәребезнең мәдәният сараенда
“Туган телем, назлы гөлем” дип исемләнгән әдәби-музыкаль
кичә булып узды.
Быел җәмәгатьчелек пространстволарын – паркларны төзекләндерү буенча республика программасы кысаларында шәһәр уртасындагы М.Җәлил исемендәге паркны реконструкцияләү башланып китәчәк.
20 Март 17:00 – 19:00
Урыны: Минзәлә, М. Җәлил исемендәге педагогия көллияте М. Җәлил ур., 18
Килегез, катнашыгыз, фикерегезне әйтегез! Паркның киләчәге турында бергәләп уйларбыз.
1 нче мәктәп укучылары «Школьный экоптаруль» республика конкурсында
актив катнашалар, ике ел рәттән шушы конкурста җиңеп чыктылар. Аларның
шушы эшләре шәһәребезнең экологик чисталыгына юнәлдерелгән, алар
тыңлый да беләләр, экологик проблемаларга да сак карыйлар, үзләрен дә,
әйләнәбездәге тормышны да яхшы якка үзгәртергә омтылалар.
Соңгы өч елда терлекчелек
фермаларын ремонтлау буенча
республика программасында
район бик актив катнаша.
Конкрет суммаларны белү
өчен район авыл хуҗалыгы
һәм азык-төлек идарәсенең
механикалаштыру бүлеге
консультанты Илгиз Хановка
мөрәҗәгать иттек.
Язның иң гүзәл бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан районыбызның иң булдыклы һәм иң тырыш хатын-кызлары республиканың Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында үткән Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очраштылар.