Аю гел беренчеме?

2017 елның 28 марты, сишәмбе

 

 Авыл халкының эшмәкәрлек активын күтәрү буен­ча җирлек утырышын да алар беренче булып үткәрде. Бу җирлектәге актив яшәүче һәм эшләүче шәхесләр – крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар, эре инвесторлар турында язып торабыз. Шулай барсалар та­гын язасы була. Чөнки яңа кешеләр эшмәкәрлеккә тартыла. Дружбада үз акчаларына теплица корып, суган кыягы, кыяр үстерүчеләр барлыкка килгән. Дыреевкада чаннарда балык үстерү юнәлеше һаман киңәя бара. Җирлек утырышында кат­нашкан район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Лилия Хәсәнова залда утырган актив яшәргә омтылган авыл кешеләренең сорауларына җавап бирделәр, яңа программалар белән та­ныштырдылар.

Утырышның икенче көн тәртибендә авыл урамнарын, ур­ман, су буйларына чүп түгүгә юл куймас чаралар планы да расланды.

Бу көнне Аю клубында һәм аның янында ярминкә гөрләде, Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелде.

Биредә чишмәләрне реконструкцияләү буенча зур планнар белән яшиләр. Бу өлкәдә дә аюлылар районда беренчеләрдән булырга җыена. Дөрес, чишмә төзекләндерүдә башлап йөрүче башка авыл җирлекләре дә бар. Әмма бүген авыл җанландыру өчен башлап йөрүчеләр, үрнәк күрсәтүчеләр күбрәк булсын иде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International