Югары Тәкермән авылы кызы Флүсә Сәйфиеваның яшәеше, язмышы туган төбәге белән бәйле. Кечкенәдән ук әти-әнисенең ярдәмчесе булып үсә ул. Хезмәт юлын, мәктәпне тәмамлау белән үк башлый. Элекке Муса Җәлил исемендәге колхозда сыерлар сава, алдынгы савымчы була. Берара Шелнәбашта тортлар пешерә, ләкин үзенең элеккеге эшләгән фермасын сагынып кайта. Соңгы ике ел дәвамында яшь бозаулар карый. Флүсә ханым үз вазыйфаларын күңел җ ылысын биреп, ихластан башкара. Тырышлыгы, максатчанлыгы бу тармакта да яхшы күрсәткечләргә, хезмәтенең нәтиҗәлелегенә ирешергә ярдәм итә. Үз күңеленә якын эш тапканга сөенеп, тормыштан тәм табып эшли. Флүсә ханым бүгенге көндә 80 баш бозауны туганнан алып ике айга чаклы карый һәм аларның һәрберсеннән көнгә 750 шәр грамм үсеш ала. Ул үз төркемендәге бозауларны башка урынга күчергәч тә, сагынып, алар янына бара, ашарларына салып китә.