Әйләнә-тирә мохитебезне бергәләп саклыйк

2017 елның 10 марты, җомга

Флүрә МУСИНА

Биредә үткәрелгән экодәрес ТРда экология һәм иҗтимагый простран­стволар елына багышланды, анда ТРның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, район башлыгы Айдар Салахов катнашты.

Биология укытучысы Светлана Федотова әзерләгән һәм алып барган дәрестә мәктәп укучыларының игътибарын экологик проблемаларга юнәлтү һәм аларда әйләнә-тирә мохиткә карата җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру иде. 9А укучылары тарафыннан безнең тирәлегебездә экологиягә кагылышлы кайда һәм нинди проблемалы зоналар булуы ту­рында игътибарны җәлеп итәрлек, эчтәлекле презентация әзерләнгән иде. Укучылар укытучылары белән берлектә бөтен сыйныфны кызык­сындырырлык һәм аларның игътибарын бер дәрес буена җәлеп итеп торырлык дәрәҗәдә бөтен сәләтләрен күрсәттеләр.

Алар 5Б сыйныф укучыларына көнкүрешебездәге калдыкларга ка­гылышлы проблемалар турында сөйләделәр, автотранспортның ат­мосферага китергән зыянын, табигатькә сакчыл караш булдыруның мөһимлеген аңлаттылар. Укучыларның кулланылган батарейка­лар җыюлары һәм аларны «Минзәлә» ММҮнең «Кырык тартма» кибетенә тапшырулары хакында видеоролик аларның экологиягә мөнәсәбәтләрен ачыграк дәлилләде. Биология укытучысы Свет­лана Федотова әйләнә-тирә мохитне ничек чистартып булу, һәр укучының нәрсә эшли алуы турында укучылар белән әңгәмә коруы дәресне тагын да җанландырды.

Азат Хамаев, ТРның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры:

– Табигатебезгә карата сакчыл караш тәрбияләү эшендә бердәм булуыбыз, берләшүебез бик тә куандыра. Безнең максатыбыз – яңа э кологик караш ф ормалаштыру, ч өнки үсеп к илүче б уынны тәрбияләү барыннан да өстенрәк.

Министр балаларга яхшы укыгыз дигән теләген җиткерде, аларны битараф булмаганнары, табигатькә сакчыл карашның мөһимлеген аңлаганнары, экологик акцияләрдә теләп катнашканнары өчен мак­тады.

Айдар Салахов, район башлыгы:

– Әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә уңышка юл – бердәмлектә, мохитебезгә яхшы мөнәсәбәттә булуда, табигый байлыкларны са­клавыбызда, тереклектәге бар нәрсәне бәяли белүебездә.

Район башлыгы балаларны агачлар, чәчәкләр утыртырга, мәктәп территориясен чисталыкта тотарга чакырды.

Ольга Ильина, 1 нче урта мәктәп директоры:

– Бүгенге дәрес балаларның хәтерендә озак сакланыр, кунакларның укучыларга бүләк ителгән дәфтәрләре, мәктәп китапханәсенә тапшырылган китаплар, уен-раскраскалар балалар­га туган ягыбызның, республикабызның табигатен тагын да яхшы­рак белергә, алардагы фауна белән ныграк танышырга ярдәм итәр дип уйлыйм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International