Тыл батырлары исемлеге барлана

2017 елның 28 марты, сишәмбе

Флүрә МУСИНА

Бүгенге көндә 3,5 мең тыл хезмәтчәне буенча исемлек формалаштырылган. Мәгълүматлар туплау дәвам итә.

Киңәшмәдә социаль яклау бүлегенә, район ве­тераннар советына әлеге исемлекнең тулылыгын, мәгълүматларның төгәллеген тагын бер кат карап, тик­шереп чыгарга, авыл җирлекләрендәге мәгълүматларга таянырга кирәклеге әйтелде, шулай ук мәгълүматлар туплауга мәктәп укучыларын җәлеп итү мөһимлеге билгеләп үтелде. Тулы исемлек туплауның соңгы срогы итеп 1 апрель көне билгеләнде.

Камил Нәҗмиев, район башлыгы урынбасары:

– Әлеге китапны чыгаруга өлеш кертү ул – үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүнең бер чыгылышы. Без сугыш чорында хезмәт куйган якташларыбызның ба­тырлыгын онытырга тиеш түгел. Шуңа күрә мәктәп уку­чыларын да моңа җәлеп итик

безнең өстәмә

«Татарстан Республикасы тыл батырлары” күптомлы ки­табы Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбызның хезмәт батырлыгы турында. Ул китапны чыгару өчен фи­дакарьлек, Ватанга тугрылык, бөек патриотизм үрнәкләре күрсәткән сугыш чоры хезмәтчәннәренең хезмәтләрен эзләү һәм мәңгеләштерү буенча күпъеллык эш алып барыла. Шушы китапка кертеп, якыннары, әби-бабайлары турындагы белешмәләрне мәңгеләштерергә теләгән минзәләлеләрнең 3-12-03 телефоны буенча туган якны өйрәнү музеена шалты­ратулары сорала, электрон адрес: muzey91@mail.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International