«Умырзая» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә балаларның социальләшкән үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтү, аралашу мөмкинлекләрен үстерү максатыннан социаль педагог тарафыннан «Аралашу дәресләре» тормышка ашырыла.
Татарстан чемпионатында җиңүче булган Ирина Красильникованы Futuka Кids компаниясе вәкилләре котлады.
Аю авыл җирлегендә яшелчә үстерү, кошчылык, умартачылык, виноградчылык, маллар үстерү һәм симертү белән шөгыльләнүче 80 нән артык кеше бар.
Бикбау авыл җирлегендә үткән халык җыенында шул күзгә таашланды: хәзер авыл халкын авылларның социаль йөзе генә түгел, төзекләндерү, яшелләндерү мәсьәләләре дә кызыксындыра.
Европа Советының Парламент Ассамблеясенең кышкы сессиясе барышында Кеше хокуклары һәм юридик мәсьәләләр буенча комитет РФ Конституциясенә кертелгән төзәтмәләр проектын Венеция комиссиясенә җибәрергә һәм халыкара хокукка тәңгәллеге турында аларның фикерен сорату турында карар кабул иткән. ЕСПАдә Россия делегациясе моны Россиянең эчке эшләренә ярамаган тыкшынырга маташу дип саный.
Утырыш барышында Минзәлә муниципаль районының тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм балалар бакчалары мөдирләре «Babyskills» төбәк чемпионатының Челтәрле (муниципаль) этабын оештыру һәм катнашучыларны әзерләү үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.
Иртәгә, 29 гыйнварда, 10.00 сәгатьтә, Минзәләдә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән 18 фатирлы торак йорт тантаналы шартларда яшәүчеләргә тапшырылачак.
Конкурс Россия төбәкләре. шәһәр һәм авыллары үсешендә катнашуга яшьләрне җәлеп итү максатларында уздырыла.
29 гыйнварда Татарстан Росреестры һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы вәкилләре ТНВ телеканалында "Исәнмесез!" мәгълүмати-танып белү иртәнге тапшыруының махсус кунаклары булачак.
Имин булмаган метеорологик күренешләр: 29 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә томан булуы көтелә.