Әлфия Когогина: ЕСПАнең закон чыгару процессына тәэсир итәргә маташуын без Россиянең эчке эшләренә тыкшыну дип саныйбыз.

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Европа Советының Парламент Ассамблеясенең кышкы сессиясе барышында Кеше хокуклары һәм юридик мәсьәләләр буенча комитет РФ Конституциясенә кертелгән төзәтмәләр проектын Венеция комиссиясенә җибәрергә һәм  халыкара хокукка тәңгәллеге турында аларның фикерен сорату турында карар кабул иткән. ЕСПАдә Россия делегациясе моны Россиянең эчке эшләренә ярамаган тыкшынырга маташу дип саный.

Россия делегациясе составында булган Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина комментарий бирде:

«Россия Федерациясе Президенты Конституциягә төзәтмәләр кертү турында закон проектын Дәүләт Думасына кертте, Дәүләт Думасы аны беренче укылышта кабул итте. Исегезгә төшерәм, закон проекты конституция төзелеше нигезләрен, кеше һәм гражданинның хокукларын һәм иреген нигитыучы нигезләмләрне үстерүгә юнәлтелгән.

Конституциядәге үзгәрешләр  өстендә эш буенча эшче төркем икенче укылышка  закон проектына төзәтмәләр әзерли. Процедурасы шулай. Эш процессы бара".

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International