«Умырзая» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә балаларның социальләшкән үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтү, аралашу мөмкинлекләрен үстерү максатыннан социаль педагог тарафыннан «Аралашу дәресләре» тормышка ашырыла. «Мин һәм башкалар», «Мин аралашам», «Бергә эшләргә өйрәнәбез» һ.б. дәресләрдә Илсинә Нуриева балаларга уен формасында үз-үзләрен белергә, яңа мөнәсәбәтләр тудырырга, үз-үзеңне тоту модельләрен өйрәнергә ярдәм итә.