Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Имин булмаган метеорологик күренешләр: 29 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә томан булуы көтелә.

Казан буенча:

Аязучан болытлы. Төнлә явым-төшемнәрсез диярлек, иртән һәм көндез кар. Көндез аз гына буран. Җил көньяк-көнчыгыштан 5-10, иртән һәм көндез кискен - 13 м/с.  Төнлә минималь һава температурасы -15..-17˚. Көндез максималь һава температурасы -6..-8˚. Юлларда бозлавык.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча:

Аязучан болытлы. Төнлә урыны белән аз гына кар, иртән һәм көндез кар. Төнлә һәм иртән урыны белән томан, көндез аз гына буран. Җил көньяк-көнбатыштан 5-10, иртән һәм көндез кискен - 13 м/с. Төнлә минималь һава температурасы -15..-17˚, аязган вакытта -21˚Ска кадәр. көндез максималь һава температурасы -6..-8˚. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International