Татарстан чемпионатында җиңүче булган Ирина Красильникованы Futuka Кids компаниясе вәкилләре котлады.
"Юбилейный" спорт мәктәбе МБУ йөзү бүлекчәсендә тәрбияләнүче Ирина Красильникова (тренер - Наил Каюмов) 200 метр дистанциядә аркада йөзү буенча Тр Чепионатында җиңү яулады.
Ирина Красильникованы лаеклы җиңүе белән тәбрикләргә Futuka Кids җиһаз компаниясе вәкилләре "Юбилейный" спорт мәктәбенә килде. Алар җиңүчегә акчалата премия тапшырды, алга таба да җиңүләр теләде.
http://menzela.ru/news/molodezhnyiy-meridian/plovchikha-iz-menzelinska-chempion-tatarstana