9 сентябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, көчәючән җил - 16-21 м/с, урыны белән боз булуы ихтимал; иртән һәм көндез урыны белән көчле яңгыр.
Картлык буенча иминият пенсиясен ничек рәсмиләштерергә? Ана кабинеты турында нәрсә белергә кирәк? Пенсия белән тәэмин ителеш вариантын ничек сайларга? Шушы һәм башка сорауларга җавапларны «ПФРТатарстан» сайтында таба аласыз.
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров районнар белән хезмәтне саклау шартлары һәм эре габаритлы авыл хуҗалыгы техникасын күчергәндә юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлеше мәсьәләләрен тикшерде.
НТВ каналында ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен "Ты супер!" шоу программасының дүртенче сезоны премьерасы булачак.
Бу районыбыз территориясендә Минзәлә елгасы аша 5 нче күпер. Иске Мунча авылына Минзәлә елгасы аша күперне яңадан сала башладылар.
Элек Кадрәк авыл җирлегенә караган Иске Мунча, Мортыш Тамак авылларында бөтенләй ут юк иде, авыл урамнары яктыртылмады.
Гриппка каршы иммунизациянең нәтиҗәлелеге 80 % ка якын һәм вакцинаның сыйфатына, кеше организмы үзенчәлекләренә һәм яшәү урынында эпидемиологик вазгыятькә бәйле.
Шуларның 61 меңнән артыгы – 25% - электрон рәвештә кергән.
Россия Федерациясе законнары белән пенсия яше алдындагы гражданнар өчен ташламалар каралган: ел саен уздырыла торган диспансеризация узу өчен түләүле 2 көн, хезмәт мәшгульлегенең өстәмә гарантияләре, эшсезлек буенча югары пособие, һөнәри яктан кабаттан уку.
3 сентябрьдән Ильсур Минибаев "Советлар Союзы Герое генерал-полковник Василий Николаевич Гордов исемендәге Минзәлә кадет интернат-мәктәбе" дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе җитәкчесе булды.