Әле шушы араларда гына Иске Мунча авылына чыга торган Минзәлә елгасы аша яңа күперне сала башладылар. Шул уңайдан Кадрәк Карашай Саклау юлыннан Иске Мунчага таба авыл юлларын, Иске Мунча һәм Мортыш Тамак авылы урамын яктырту өчен эш башланды. Әлеге эшне Минзәләнең “Энергия” ҖЧҖ эшчеләре башкара. Алар башта яктырткычлар өчен җир астыннан 480 метр озынлыкта кабель суздылар, аннары ХТЗ тракторы белән 2,5-2,8 метр тирәнлектә бораулап косынка утырттачаклар һәм шул косынкага 9 метр озынлыктагы баганаларны беркетеп куеп энергияне сакчыл тота торган яктырткычлар куячаклар. Авыл юлларын һәм авыл урамнарын яктырту “Авыл территорияләренең комплекслы үсеше” милли проекты кысаларында башкарыла
Тулырак: http://menzela.ru/news/ken-temasyi/kadrk-avyl-irlegen-karagan-avyl-yullary-m-avyl-uramnary-yaktyrtyla