Илсур Миңнебаев В.Гордов исемендәге Минзәлә кадет интернат-мәктәбе җитәкчесе булды

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Минибаев Минзәлә педагогия көллиятен һәм Кама дәүләт физик культура институтын физик культура белгечлеге буенча тәмамлаган.

Моңа кадәр ул мөмкинлекләре чикләнгән, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм ителгән Минзәлә махсус коррекция интернат-мәктәбендә тәрбияче, алга таба шунда ук физик культура укыта, өлкән тәрбияче, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары була. Яңа вазыйфага кадәр Татарстан Республикасы Минзәлә шәһәре "Балалар иҗат йорты" Муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе директоры булып эшли. 

Тулырак: http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinskom-rayone-prodolzhayutsya-kadrovye-perestanovki03092020

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International