Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров районнар белән хезмәтне саклау шартлары һәм эре габаритлы авыл хуҗалыгы техникасын күчергәндә юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлеше мәсьәләләрен тикшерде.
Хезмәтне саклау нормаларын саклау күп матди чыгымнар таләп итә. РФ Хезмәт кодексының 226 маддәсе нигезендә Хезмәтне саклау шартларын яхшырту буенча чараларны финанслау эш бирүченең бурычы булып тора. Эш бирүчеләргә продукциягә, эшләргә, хезмәтләргә тотылган чыгымнардан 0,2% тан ким булмаган күләмдә хезмәтне саклау буенча чараларны гамәлгә ашыруга тотылырга тиеш.
Тәлгать Таһирҗанов шуңа да игътибар итте: эре габаритлы авыл хуҗалыгы техникасын күчерү көндезге вакытта башкарылырга тиеш.