ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2021 ел
җомга

16 гыйнварда Татарстан Республикасы террториясендә һәм Казанда урыны белән көтелә: көчле кар, күз күреме 500-1000 метрга начараю белән буран, кискен җил 15-17 м/с, юлларда кар көртләре.

Хөрмәтле минзәләлеләр! COVID-19га каршы "Гам-Ковид-Вак" вакцинасы белән бушлай вакцинациягә чакырабыз.

 

Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2021 елның 1 гыйнварыннан "Россия Федерациясендә аерым законлы актларга үзгәрешләр кертү турында" 29.12.2020 № 473-ФЗ Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме айга 12792 сум итеп билгеләнде.

 

Бүген Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Миншина Фая Гапбас кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

2020 елның 1 гыйнварыннан Товарларны ваклап сатып алу-сату килешүе нигезендә сату кагыйдәләре, алыштырырга ярамаган, начар сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге, шундый ук төпкулланучы үзлекләре булган товарны кулланучыга түләүсез тапшыру турында таләп кагылмаган озак кулланыштагы товарлар исемлеге көченә керде.

 

Минзәлә районы халкы РФ Пенсия фонды белгечләренең персональ консультацияләрен код сүзен куланган очракта "кайнар элемтә" телефоннары буенча ала ала.

 

ОСП «Мензелинское» район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре арасында ел саен югары урын ала. Быел предприятие кырларында 36 мең тонна бодай, арпа, борчак һәм майлы культуралар үстерелгән.

 

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте мәглүмат бирә: иминиятләнгән зат вафат булган очракта, район халкының мәҗбүри пенсия иминиятләве системасында формалашкан пенсия тупланмалары акчаларын алырга (әгәр алар хокукка ия булсалар) закон нигезендә беркетелгән хокукы бар.

 


14
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Россия Пенсия фонды инвалидлык буенча иминият пенсиясен һәм туйдыручысын югалту буенча иминият пенсиясен электрон рәвештә билгеләүгә гаризалар кабул итүне дәвам итә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International