ОСП «Мензелинское» район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре арасында ел саен югары урын ала. Быел предприятие кырларында 36 мең тонна бодай, арпа, борчак һәм майлы культуралар үстерелгән.
Илфар Халиков, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:
– Уңыш сере күп факторларга бәйле. Элеккеге "Органик-Групп-Минзәлә" банкротка чыкканнан "Август" компаниясе аның җирләре инвесторы булды. Чыгымлы авыл хуҗалыгы предприятиесен алга чыгарды. Әмма барысы да эшне оештыруга, һәркемнең үз вазыйфасына ничек каравына бәйле. Биредә хезмәт хакы яхшы, һәркем үз вазыйфасын җаваплы һәм сыйфатлы башкарсын өчен барлык шартлар тудырылган.
ОСП "Мензелинское" районда рапс үстерү белән танылган. 200 елда әлеге культура 3024 гектарда чәчелде.
http://menzela.ru/news/novosti/za-rezultatom-vsegda-stoyat-lyudi-truda